Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Авыл хуҗалыгы Балык Бистәсе районы икътисадында алдынгы урынны алып тора
2015 елның 20 октябре, сишәмбе
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне районыбыз халкы өчен әһәмиятле бәйрәм. Чөнки авыл хуҗалыгы район икътисадында алдынгы урынны алып тора һәм тармакның уңышлы үсеше авыл халкының тормыш дәрәҗәсенә дә бәйле.
Соңгы елларда районның агропомышленность предприятиеләре тотрыклы үсеш кичерәләр. Бу, нигездә, дәүләтнең һәм район җитәкчелегенең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүгә карата игътибарның, финанс ярдәмен арттыру нәтиҗәсе дә.
Агымдагы елда “Кулон” ябык акционерлык җәмгыятенең 500 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы файдалануга тапшырылды. Бу район өчен мөһим вакыйгаларның берсе. Танылган якташыбыз Альберт Шамил улы Фәхретдинов җитәкчелегендә Яңавылда дөньякүләм дәрәҗәдәге комплексы төзелде. Инвестицияләр күләме–220 миллион сум. Проект куәтенә чыккач биредә терлекләр саны 1000 башка җитәчәк. Елына 3500 тонна сөт, 150 тонна ит җитештереләчәк. “Кулон” ябык акционерлык җәмгыятенең бу комплекс буенча гына да еллык финанс әйләнеше 80,5 миллион сумны тәшкил итә. 40 югары түләүле заманча эш урыннары булдырылды.
Быел Күгәрчен авылында гомуми бәясе 2 миллиард 53 миллион сумлык “Русский мрамор” ябык акционерлык җәмгыятенең югары технологияле агрокомплексы төзелешендә сизелерлек алга китеш күзәтелде. Биредә өч объект эшләячәк: биологик газ җитештерү системасы, мөгезле эре терлек үстерү һәм симертү комплексы, терлек сую һәм ит эшкәртү комбинаты. Терлек сую буенча комбинатны җибәрү 2015 елның декабренә планлаштырылган. Проект куәтенә чыккач бу аграр комплексның финанс әйләнеше 1,5 миллиард сумны тәшкил итәчәк. 80 эш урыны булдырылачак.
Түбән Тегермәнлек авылындагы мөгезле эре терлек сую цехын да билгеләп үтми мөмкин түгел. Ике ел дәвамында эшләп килүче бу Европа дәрәҗәсендәге предприятие дә ай саен 600 башка кадәр мөгезле эре терлек эшкәртелә һәм ит заманча төргәкләнә. Монда җитештерелгән продукция республикабызда гына түгел, ә бәлки аннан читтә дә зур сорау белән файдалана. Ул Мәскәү, Санкт-петербург, Пермь һәм Россиянең башка шәһәрләрендә уңышлы сатыла. Соңгы елларда алар Казанда оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә иң актив катнашучылар. Биредә 15 кеше яхшы хезмәт хакы алып эшлиләр.
Соңгы елларда игенчелектә дә революцион үзгәрешләр булды. Бөртеклеләрне игү технологиясе яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Культураларның яңа төрләре һәм сортлары игелә башлады. Быел бөртеккә җитештерелгән кукурузның уңышы гектарга 53 центнерны тәшкил итте. 3159 гектар мәйданнан барлыгы 16 мең тоннадан артык югары сыйфатлы бөртек җыелды. Иң яхшы күрсәткечләргә ООО “Логос” (җитәкчесе Евгений Лылов) иреште. Биредә 2444 гектар мәйданнан гектарына 55 центнер уңыш алынды. Шулай ук орлыкка көнбагыш та игәбез. Район буенча ул 3317 гектар мәйданны биләде, гектарыннан 20,3 центнер уңыш алынды. Бу республика күрсәткеченнән дә 3,5 центнерга югарырак. Бу мәсьәләдә бигрәк тә “Солтан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (җитәкчесе Ринат Хәмәдияров) зур уңышка иреште. Биредә 1283 гектар мәйданнан гектарга 21 центнер уңыш алдылдар. Тулай җыем 2690 тоннаны тәшкил итте. Май культураларыннан районда шулай ук 5642 гектар мәйданда рапс, 455 гектар мәйданда горчица һәм көзге рыжик игелә.
Районда фермерлык хәрәкәте үсеш ала. Аларның күбесе гаилә фермалары төзеделәр. Бүгенге көндә район территориясендә 37 шундый ферма бар. Алардан 11 е–сөт, 14 е мөгезле эре терлек симертү белән шөгыльләнә. 7 ат, каз фермалары, 2 сарык фермасы бар. 2 гаилә умартачылык белән шөгыльләнәләр. 29 гаилә фермасы югары технологияле санала. Хәзерге вакытта 12 ферма төзелү стадиясендә. Гаилә фермалары район җитәкчелегенең даими игътибар үзәгендә тотыла. Бу мәсьәләдә без республикада лидерлардан саналабыз.
(Муниципаль район башлыгы Илһам Валеевның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә багышланган чыгышыннан).
Идрис Аметов фотосы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кичен урыны белән көчле җил 15 - 20 м/с, көтелә.
МКУ
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
СФР
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
СФР
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апрелендә 21 сәгатьтән 28 апрелендә 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз