Районыбызның күп хуҗалыклары хәзер республиканың азык-төлек базарында сорау зур булган культура игүгә алындылар.
Ел ничек кенә катлаулы булмасын, рапс үзен һәрвакыт аклый. Шуңа район хуҗалыклары аны быел 5 мең гектар мәйданда үстерделәр. Узган елдагыдан ул 700 гектарга күбрәк. Быел рапсны беренче мәртәбә генә үстерүгә карамастан, “Солтан” агрофирмасы игенчеләре аның һәр гектарыннан 15 центнер уңыш алдылар.