Балык Бистәсе кырларында кукуруз суктыралар

2015 елның 10 октябре, шимбә

“Логос” хуҗалыгы уңганы Николай Афанасьев “Лексион» комбайны белән бу көннәрдә Дикое Поле бригадасында кукуруз суктыра.

Хезмәттәше Петр Щербаков белән алар бер-берсен ял иттереп, тәүлек буена диярлек кырдан кайтмыйлар. Николай урып-җыюда гына түгел, язгы кыр эшләрендә дә лидерлыкны бирми. Ул биредә рапс игүдә мактала. Быел да ул 2,3 мең гектар мәйданда рапсны җир куенына иңдереп, чәчү батыры булып танылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International