Балык Бистәсе энергетиклары нәниләргә уку әсбаплары алырга акча җыйганнар

2015 елның 10 октябре, шимбә
Укытучылар көне бәйрәме уңаеннан, мәгариф хезмәткәрләре энергетикларның бер чарадан да читтә калмауларын белдерә. 
Алар район күләмендә оештырылган хәйрия чараларында һәрвакыт башлап йөриләр. Укучыларны мәктәпкә әзерләүдә дә Идел буе электр челтәре хезмәткәрләре быел 64 мең сумнан артык акча җыйганнар. Ул тулысынча беренче сыйныфка керүче нәниләргә уку әсбаплары һәм башка кирәк-ярак алуга сарыф ителгән. 
 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International