Үзәктә ярминкә гөрләде

2015 елның 10 октябре, шимбә
Өлкәннәр көне уңаеннан район үзәгендә оештырылган көзге ярминкәне бик күпләр көтеп алдылар. 
Шулай булмый ни, һәркем  кышка җитәрлек күләмдә бәрәңге, яшелчә, терлек азыгы һәм башка кирәк-ярак запасын туплап калырга ашыга. Бу көнне район хуҗалыклары һәм фермерларыбыз үзләрендә җитештерелгән азык-төлек товарлары белән сату иттеләр. Дистәдән артык автомашина халыкка рулонланган печән, салам, бәрәңге, ит, сөт һәм башка кирәк-яраклар төяп килгәннәр. Ярминкәдән хәтта авыл мәктәпләре дә читтә калмаган. Елның-елындагыча район агротехникум, “Круг” оешмасы, икмәк кабул итү предприятиесе, кулланучылар җәмгыяте һәм күп кенә шәхси эшмәкәрләр дә сәүдә иттеләр. Бу көнне, мөгаен, берәү дә буш кул белән кайтмагандыр. Күптәнге бер танышым кышка җитәрлек суган запасы сайлау белән мәшгуль иде. Ул бу ярминкәнең бик кирәкле булуын әйтте.
 
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
 
Идрис Аметов.
 
Автор фотосы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International