Узган чәршәмбе көнне балалар иҗат үзәгенең кунакчыл залында “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” конкурсының район этабы узды.
Сер түгел, бүгенгедәй һәр кем тормыш артыннан куып яшәгән заманада җәмәгать эшләренә җан-тән бирелердәй фидакарләрне табу җиңел тугел шул. Бигрәк тә бер абынган, начар юлга баскан яшүсмерләрне тәрбияләргә алынучылар зур хөрмәткә ия инде.
“Бик тә кирәкле, шул ук вакытта катлаулы эшчәнлек алып барасыз. Бу конкурста катнашкан һәрберегез җиңүче дип атарга була”,- диде җюри рәисе Наталья Чернова конкурсны ачканда сөйләгән нотыгында. Җәмәгать тәрбиячеләре ата-аналарга хокук тәртибен бозган балаларын тәрбияләүдә булышып бик кирәкле эш башкаралар шул. Безнең районда 9 җәмәгать тәрбиячесе исәпләнә. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Нигездә, әлеге дә баягы укытучылар, тәрбиячеләр күтәрә бу йөкне.
“Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” исемен Корноухово мәктәбенең татар теле укытучысы Гүзәлия Бәдретдинова, “Дельфин” спорт комплексының инструктор методисты Гүзәл Шамкина, агротехник техникумның өстәмә белем бирү педагогы Гөлфия Галимова, Анатыш авылы Мәдәният йорты директоры Татьяна Гончурина, Корноухово Мәдәният йорты директоры Гүзәл Хәбибуллина, Балык Бистәсе гимназиясе укытучылары Альбина Галиуллина, Гөлзидә Сәхабетдинова, “Форпост” оешмасы җитәкчесе Евгений Ненастьев, “Акчарлак приютының хезмәт буенча инструкторы Марсель Хәсәнов дәгъваладылар. Авыр балаларны тәрбияләүгә ир-егетләрнең дә алынуы куанычлы күренеш, әлбәттә.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Илгиз Җамалиев.
Автор фотосы.