Бу көннәрдә күпләр соңгы культуралардан исәпләнгән кукуруз, рапс, көнбагыш җыю эшләре белән мәшгуль.
Соңгы елларда “Логос” хууҗалыгы игенчеләренең кукуруз игү буенча нәтиҗәле эшләүләре күпләрдә соклану хисләре уята. Игенчеләренең кукуруз игү буенча нәтиҗәле эшләүләре күпләрдә соклану хисләре уята. Ни дисәң дә, районыбыз өчен бу культура чит нәрсә бит әле. Аны силос өчен үстерү бер нәрсә. Ә менә бөртеккә игүнең үз таләпләре, кыенлыклары була. Көннәр ничек кенә кояшлы, коры тормасын, дымлылыгын киметүе кыен. Шуңа биредә аның өчен махсус препарат кулланалар.
Шиланка авылы янәшәсендәге кырда барлык чарасын күрсәләр дә дымлылык 34 проценттан артмый. Уңышына килгәндә ул узган елдагыдан югары. Район җитәкчеләре дә аны үз күзләре белән күрергә булганнар. Киң кырны иңләп бер-бер артлы чит ил комбайннары килә. Хуҗалык уңганнары Әгъзам Хисмәтов белән Николай Афанасьев үзара ярышып кукуруз суктыралар. Логослылар быел аның мәйданын киметмәгәннәр.
Идрис Аметов.

Автор фотолары.