Махсус бүләккә ия булучы гүзәл затыбыз - Раушания Кабирова

2015 елның 10 октябре, шимбә

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үз канат астында чыккан газета-журналларга язылучылар арасында “Матбугатка язылган өчен айпад!” исемле бәйгене һәрдаим оештырып тора. Күптән түгел генә яртыеллык өчен бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.

Райондашларыбыз арасында да бу бәйгедә еш катнашучылар бар. Укырга яратучы гүзәл затыбыз, Югары Тегермәнлек мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Кабирова махсус бүләккә ия булды. Бүген аңа “Авыл офыклары” газетасы коллективы тантаналы рәвештә бүләк тапшырып кайтты.

Бу турыда тулырак язмабызны газетабызның алдагы саннарыннан укый аласыз.

Голназ Зарипова.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International