Бәлә-казаларның булмавы да аларның киеренке хезмәт нәтиҗәсе

2015 елның 10 октябре, шимбә
Алар өчен ял, бәйрәмнәргә караганда районда иминлек, тынычлык, бәла-казаларның булмавы кадерлерәк. 
Район газ службасы коллективы хезмәткәрләре менә нәкъ шундыйлардан. Алар 60 елдан артык инде райондашларыбызны тормышта кирәкле булган газ ягулыгы белән өзлексез тәэмин итү өчен тырышалар. Эшләүчеләр саны әллә ни зур булмаган бу коллектив районыбыз биләмәсендә 820 километр газ челтәрен, 29 газ басымын көйләүче пунктларны һәм 100 гә якын газ шкафларының көйле эшчәнлеген даими контрольдә тота. Бүгенгедәй матур көннәрдә генә түгел карлы-буранда, көзге пычракларда да алар үзләренә йөкләнгән вазыйфаны тел-теш тидермичә башкаралар. Ә коллективта аеруча җаваплы участокка күп яктан җентекле сынау узган бай тәҗрибәгә ия булган, үз эшенә җаваплы караган хезмәткәрләрне генә сайлап алалар. Авария диспетчерлык бригадасы биредә нәкъ шундыйлардан.
 
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
 
Идрис Аметов.
 
Автор фотосы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International