Полянка авылында яшәүче тыл батыры Тимофеева Ольга Илларион кызының 2015 елның 1 октябрендэ икеләтә бәйрәм булды. Аны өлкәннәр көне һәм 90-яшьлек юбилее белән районыбызның кунагы Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Мингулов Алмаз Минвәзыйх улы, район башлык урынбасары Ибрагимов Илнур Гәлим улы, район Совет аппараты җитәкчесе Исмәгыйлев Рафаил Дәүләтьяр улы, социаль яклау бүлеге башлыгы Вафина Айгөл Камил кызы, район башкарма комитетының яшьләр сәясәте эшләре , спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Маннанов Мансур Гомәр улы белән берлектә чын күңелдән котладылар. Якыннарының һәм туганнарының җылы карашын тоеп һәм балаларының игелеген күреп, озын-озак яшәргә язсын эле!