Өлкән буын – районыбызның алтын хәзинәсе, традицияләребезне саклаучы, батырлыкның чын үрнәге, рухи көче. Гаиләне ныгытуда, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә ветераннарыбызның өлеше бик зур һәм бәяләп бетергесез. Халыкара өлкәннәр ункөнлегендә районыбызда өлкәннәребезне хөрмәтләүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткэрелә. Быел да 1 октябрендә район үзәгендә төрле оешмалар ярдәмендә көзге ярминкә оештырылды. Өлкәннәребез шашка-шахмат турнирында теләп катнаштылар, коймак белән тәмләп чәй эчтеләр. Ә иң әһәмиятле чараларыбызның берсе – район мәдәният йортында “Өченче буын” дип исемләнгән 4-нче өлкәннәр иҗаты фестивале булды. Аны тантаналы рәвештә районыбыз кунагы Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Мингулов Алмаз Минвәзыйх улы һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Совет аппараты җитәкчесе Исмәгыйлев Рафаил Дәүләтьяр улы ачып җибәрделәр, олы рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Соңыннан хөрмәтле кунагыбыз, район башлык урынбасары Ибраһимов Илнур Гәлим улы, район башкарма комитетының яшьләр сәясәте эшләре , спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Маннанов Мансур Гомәр улы, социаль яклау бүлеге башлыгы Вафина Айгөл Камил кызы белән берлектә Корноухово авылында урнашкан картлар йортында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар.