Балык Бистәсе муниципаль район Советының беренче утырышы булды

2015 елның 26 сентябре, шимбә

22 сентябрь көнне өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының беренче утырышы булды. Аны иң өлкән депутатларның берсе Мөдәррис Гаянов ачып җибәрде.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Кулон” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәхретдинов, Татарстан Республикасы яшьләр эше, спорт һәм туризм министры урынбасары Алмаз Мингулов, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Илдар Ибраһимовлар катнаштылар.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Марат Хәсәнов депутатларны,чакырылган кунакларны Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район территориясендә Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль районның вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды.

Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы–Балык Бистәсе муниципаль район Советы рәисе итеп бертавыштан Илһам Госман улы Валеев, аның урынбасары итеп Илнур Галим улы Ибраһимов сайландылар.

Утырышта Балык Бистәсе муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү, Балык Бистәсе муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе белән контракт проектын раслау, Балык Бистәсе муниципаль район Советы даими комиссияләре оештыру турындагы мәсьәләләр дә каралды. Депутатлар аларның һәркайсы буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International