Республикабыз Президенты программасы буенча район җирлегендә заманча итеп яңа ветеринария пунктлары төзелүе күпләрнең күңелендә рәхмәт хисләре уята.
Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен аның ни дәрәҗәдә уңайлы һәм кирәкле булуы хакында район ветеринария берләшмәсе башлыгы Наил Усмановтан кызыксынгач ул бу сорауга җавапны урынга барып эзләргә,үз күзләрем белән бинаны күрергә тәкъдим итте. Без шулай эшләдек тә. Яңа ветеринария пунктында эшләүчеләр һәм авыл кешеләренең фикерен белешү нияте белән Котлы Бөкәшкә юл тоттык. Юлдашым район ветеринария хезмәткәрләренең көндәлек мәшәкатьләре белән таныштырды. Котлы Бөкәш зонасында яшәүчеләргә ветеринария хезмәте күрсәтүче әлеге служба коллективының соңгы елларда еш башкарган эшләре, аларның хуҗалыкларда һәм фермерларда булган терлекләрне тикшереп соңгы вакытларда күзәтелгән котыру, түләмә кебек куркынычлы чиргә каршы чара күрүләре турында сөйләде. Бу пункт бүген тугыз авыл җирлегенә һәм утыз авыл халкына хезмәт күрсәтә икән.
Яңа ветеринария пункты узган елның беренче июлендә файдалануга тапшырылган. Хезмәткәрләр өчен зур бүләк булган ул.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.

Автор фотолары.