5 сентябрь көнне район үзәгендә “Парклар һәм скверлар көне” нә багышланган бәйрәм тантанасы узачак

2015 елның 5 сентябре, шимбә
Агымдагы ел республикабызда “Парклар һәм скверлар” елы буларак игьлан ителгән иде. 
5 сентябрь көнне район үзәгендә “Парклар һәм скверлар көне” нә багышланган бәйрәм тантанасы узачак. Бәйрәмнең программасы бик бай һәм ул 10.00 сәгатьтә үк башланачак. Тантананы беренчеләр булып Сабантуй мәйданчыгында “Будь здоров “ клубына йөрүчеләр йөгерү бәйгесеннән башлап җибәрәчәкләр. Анда 55-65 яшьтәге барлык йөгерергә теләүчеләр катнаша ала. Велосипедта көч сынашырга теләүчеләр өчен дә бәйге узачак.
 
Бәйрәмнең икенче өлеше 11.30 сәгатьтә Кама яры буенда дәвам итәчәк. Программада үзешчәннәр концерты, роликларда ярышу, асфальтка рәсем ясау, җыр һәм шигырь бәйгеләре, дизайнер В. Букинның экспонатлар күргәзмәсе һәм тагын башка кызыклы чаралар планлаштырылган. 18.00 сәгатьтә яшьләр өчен дискотека башланып китәчәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International