28 августта “Вместе с Президентом” җәмәгать хәрәкәте республика көненә багышлап үткәрелгән “Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!” Татарстан Республикасы Көне белән” балалар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде.
Конкурс балалар открыткаларына эскизлар ясау буенча оештырылган иде. Анда җиңүчеләргә Татарстан символикасы бүләк наборлар тапшырылды. Шунысын искәртеп үтик, ”Вместе с Президентом” хәрәкәте бу елның апрелендә республикабызның барлык җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында “Без булдырабыз! Без бергә” Мы можем! Мы вместе!” форумында оешкан иде.