Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Хезмәтләренә бәя булып яңгырый рәхмәт сүзләре
2015 елның 5 сентябре, шимбә
1980 елдан башлап сентябрнең беренче якшәмбесендә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Бу нефть, газ чыгаручылар белән беррәттән, “зәңгәр ягулык”ны йортларыбызга китерүче, газ үткәргечләр сузучы төзүчеләрнең дә һөнәри бәйрәме.
Миннеәхмәт Шәрипов җитәкчелегендәге “Казан төзү-монтаж участогы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бу юнәлештә уңышлы эшләп килүче оешмаларның берсе. Аны ниндидер дәрәҗәдә заманында куәтле булган “Востоктрансстройгаз” берләшмәсенең дәвамчысы дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки берләшмәнең дистәдән артык филиаларыннан “исән” калган бердән-бере ул. Бу беренче чиратта Миннеәхмәт Шәриповның яхшы мәгънәсендәге үҗәтлеге, тырышлыгы, алдан күрүчәнлеге нәтиҗәсе дә. “Ничек инде, дистәләгән кешене эшсез калдырасың, тырыштык инде”,- диде ул тыйнак кына бу хакта сүз чыккач.
Эстәгән белеме буенча зоотехник икән үзе. Казан ветеринария институтын тәмамлап кайткач туган авылы Күгәрчендә эшләгән. Армия хезмәтеннән соң Түбән Кама районының “Родина” совхозы терлекчелек комплексын җитәкләгән. Соңрак шул зур хуҗалыкның баш зоотехнигы итеп куялар үзен. Кыскасы, карьера баскычыннан тиз күтәрелә, җитәкчеләр, хезмәтчәннәр арасында абруй яулый. Әмма туган як сагындыра, үзенә тарта егетне. Районга кайткач берничә ел төзелеш бригадасында эшләп йөри ул. 1995 елда “Татгазстрой” филиалы булган “Балык бистәсе газстрой”га прораб итеп эшкә чакыралар үзен. Кыска сроклы курсларда белем алып, үзлегеннән өйрәнеп төзелеш серләренә төшенә Миннеәхмәт. Тагын өч елдан ул “Востоктрансстройгаз”ның ПМК-1 Балык Бистәсе участогын җитәкли башлый. Озак еллар алдынгылар рәтеннән төшми оешма.
“Күп сөйләшми, булсын дип йөри, һәр эшне ахырына җиткермичә туктамый. Шул ук вакытта сабырлыгы да шакатарлык”,- диләр озак еллар иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәшләре.
Ул елларда йортка газ керүне “җәннәткә якынаю”га тиңли иде авыл халкы. Миннеәхмәт Шәрипов төзүчеләре районның дистәдән артык авылына, Балык Бистәсенең дә яртысына диярлек газ керткәннәр. Барлыгы 160 чакырым газ үткәргеч сузганнар, 2 меңгә якын йортка эчке газ торбалары монтажлаганнар. Моннан тыш 50гә якын коммуналҗ көнкүреш обектка газ тоташтырганнар.
Тулысынча газетабыздан укый аласыз.
Илгиз Җамалиев.
Автор фотосы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кичен урыны белән көчле җил 15 - 20 м/с, көтелә.
МКУ
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
СФР
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
СФР
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апрелендә 21 сәгатьтән 28 апрелендә 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз