–Унбиш ел элек бу урамга бутый белән кереп булмый иде. Нияз юллы итте безне,–диде бәйрәмгә килгән мәшләкчеләр.
–Авылыбызда 30 дан артык чишмә бар. Шөкер, исемнәре генә кайтып калмыйча, аларга икенче сулыш бирәләр. Ә бу чишмәгә килгәндә, аннан авылга да су кудырыла бит әле,–дип сүзгә кушылды авылның чишмәләре язмышын өйрәнүче Валентина Вафина.