Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе укучыларын кабат үзенә җыйды
2015 елның 5 сентябре, шимбә
Кояшлы җәй әкрен генә артта калды. Бүген беренче сентябрь–белем көне. Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе укучыларын кабат үзенә җыя.
Укучы формасыннан киенгән, кулларына чәчәк букетлары тоткан балалар мәктәпкә ашыга. Әти-әнигә дә зур бәйрәм бүген, балаларын озатырга дип алар да килгәннәр. Укытучылары укучыларын сагынганнар, һәркайсын кочаклап каршы алдылар. Әле генә 11сыйныф укучыларын олы тормышка очырган мәктәп бүген беренче сыйныфка кырык җиде бала кабул итә.
Аларны А һәм Б классларына бүлгәннәр. Быел мәктәптә барлыгы 442 укучы тәрбия һәм белем алачак.
Кыңгырау чылтырауга барысы да мәктәп каршына бәйрәм тантанасына җыелдылар. Мәктәп директоры Илдус Фатыйхов барысын да бәйрәм белән котлады. “Бүген якты һәм истә калырлык бәйрәм. Укучыларга бишкә генә укырга, әти-әниләргә сабырлык, укытучыларның җиң сызганып эшләүләрен телим”,–диде ул. Бәйрәм белән котларга дип социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Мансур Китаев килгәннәр иде.
Балалар белән ата-аналар да бүген дулкынлану хисләре кичерәләр. “Олы улыбыз Рияз тугызынчы, кечесе–Риназ икенче сыйныфка бара. Кечкенәсе бигрәк тә мәктәпне сагынып килде. Беренче сыйныфны уңышлы гына тәмамлаган иде, быел да тырышыр дип уйлыйм”,–диде Риада Шакирова. Икенче А сыйныф җитәкчесе Любовь Смолина да укучыларын бик сагынган.
“Укучыларымны сау-сәламәт күрүемә мин бик шатмын. Балаларга быел аеруча тырышырга туры килер. Чөнки яңа фәннәр өстәлде, чирек билгеләре чыгачак. Уңышлар, гел яхшы билгеләргә генә укуларын телим”,–диде ул. Унынчы сыйныф җитәкчесе Альвина Шиһапова да үз укучылары белән бик горурланып сөйли. “Минем укучыларым иң көчле сыйныф санала. Яхшы билгеләргә генә укыйлар. Быел да сынатмаслар дип уйлыйм”,–диде ул чын күңелдән сөенеп. “Мин дусларымны, укытучыларымны бәйрәм белән котлыйм. Каникулны яхшы гына уздырдык, хәзер бөтен көчне укуга куячакмын. Биология, химия дәресләрен яратам мин”,–дип сүзгә кушылды унынчы сыйныф укучысы Рафаэль Минвалиев.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кичен урыны белән көчле җил 15 - 20 м/с, көтелә.
МКУ
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
СФР
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
СФР
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апрелендә 21 сәгатьтән 28 апрелендә 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз