Качкалак универсалы Коташов

2015 елның 22 августы, шимбә
«Гөбәйдуллин» крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Александр Коташевны универсаль механизатор итеп санарга тулы нигез бар.
Ул тракторчы, эретеп-ябыштыручы, комбайнчы да. Бер эшендә пауза ясарга өлгерми, икенчесенә керешә. Ел дәвамы шулай. Бу көннәрдә Александр комбайн штурвалы артында. Урып-җыю башыннан “Тукано” комбайнында 710 тонна икмәк суктырып алырга өлгергән инде. Дүртенче сезонын биредә уракта катнашучы игенче быел күрсәткечләренең башка елларга караганда рекордлы булуына өметләнә. Алда аны мул уңыш вәгьдә итүче 260 гектардагы бодай кыры көтә. Әлегә хуҗалык арыш, арпа, солыны җыеп алды. Уртача гектар уңышы 27 шәр центнер тәшкил итә.
 
Редакциядән: газетабызның киләсе саннарында без сезне Качкалактагы яңалыклар, яңарышлар, авыл, төбәкне яшәтүчеләр, яшәртүчеләр язмышы белән тулырак һәм якыннанрак таныштырырбыз. 
 
Вазыйх Фатыйхов.
 
Автор фотосы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International