Электр челтәре хезмәткәре гаилә бәйрәмен уздырды

2015 елның 22 августы, шимбә
Безнең бәхеткә бәйрәм булачак көн бик матур булды. 
Елгага төшкән якты кояш нуры күзләрне сөендерде. Традиция буенча тантананы РРЭС җитәкчесе Ринат Хәмидуллин ачып җибәрде, үзенең яхшы теләкләрен җиткерде. Аннан балалар әти-әниләре белән бергә төрле бәйгеләрдә ярыштылар. Капчык киеп йөгерү, бау тарту, комнан сарай ясау һәм башка уеннар булды. Ярыш арасында тәм-том белән сыйланып, самоварда кайнаган чәй эчтеләр. Соңыннан һәр балага да бүләкләр тапшырдылар. Әлеге бәйрәмне оештырда ярдәм күрсәтүче  Фоат Габдуллаҗановка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
                       
Эльвира Закирова. 
Электр челтәре хезмәткәре.
 
Автор фотосы.
 
 
 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International