Бер сәгатьтә ике бәйрәм - фотолар

2015 елның 15 августы, шимбә

Бүген икенче Балык Бистәсе мәктәбе җирлегендә бер-берартлы ике бәйрәм узды. 

Бәйрәм тантанасында район башлыгы Илһам Валеев һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гөбәйдуллин катнаштылар.

Бу сәгатьләрдә әлеге мәктәп каршында универсаль спорт мәйданчыгының район буенча 8 нчесе ачылды. Аны, нигездә, “Балык Бистәсе “Меливодстрой” җәмгыяте төзүчеләре сафка бастырган.

Ә бәйрәмнең икенче өлеше “Мәктәпкә барырга ярдәм ит-2015” республика хәйрия акциясе кысаларында узды. Анда 33 балага уку - әсбәплары тутырылган букчалар һәм акчалата конвертлар тапшырылды.

Бу акция башка мәктәпләрдә дә дәвам итәчәк. 

Язмабызның дәвамы белән газетабызның киләсе санында таныша алырсыз.

Вазыйх Фатыйхов.

Автор фотосы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International