Техникумда эшләр җайланды
Газетабызда район Агротехникумында укулар түләүле булуы хакында хәбәр басылган иде.
Ул муниципаль район башлыгы Илһам Валеевны да аптырашта калдырган. Аның зур кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә техникум янә тулы куәтенә эшли башлады. Республикабыз җитәкчелеге уку йортына 75 бюджет урыны бирде. Район мәгариф бүлеге җитәкчеләренең әйтүенә караганда, биредә бүген тракторчы-машинист, пешекче, техник-механик белгечлекләренә түләүсез урыннарга студентлар кабул итәләр.