Балык Бистәсенә беренче ашлык килде-фотолар

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Бу көннәрдә районыбызның “Азык-төлек корпорациясе”, “Кама-Агро”, “Кулон”, “Масловский”, “Зюзино” хуҗалыкларында урып-җыю эшләре уңышлы төстә бара.

Күп еллардан бирле килгән күркәм гадәт буенча быел район ашлык кабул итү предприятиесенә 22 тонна беренче уңыш ашлыгын яңарышлылар алып килделәр.

Предприятиенең лаборатория мөдире Рәсимә Миннеханова китерелгән икмәкнең сыйфатыннан канәгать булуын белдерде. Дымлылыгы ягыннан да нормага туры килүен әйтте. Бу көнне районыбызга ашлыкны “Азык-төлек корпорациясе” “КамАЗ”чылары Мөнәвир Шәмсиев белән Илнур Шәрәфиев китерделәр. Гадәттгечә аларга истәлек бүләкләрен район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов белән предприятие директоры Рафаэль Сафин тапшырды.

Килгән ашлыкны предприятиенең күп меңләгән икмәк кабул итәргә әзерләнгән мәйданчыгына бушаттылар. Биредә яңа килгән ашлыкны кабул итү участогы җитәкчесе Илнар Сафин яңа икмәкнең чиста, бик чүпле булмавына канәгать булуын әйтте. Биредә быел 26 мең тонна ашлык кабул итү өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылган.

Идрис Аметов.

Автор фотолары.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International