Хуҗалыкта Марат Вәлиевны үз эшенең остасы буларак хөрмәтлиләр

2015 елның 25 июле, шимбә
Берүк бу комбайнчы икенче елын гына урып-җыю эшләрендә катнаша икән, дип уйлый күрмәгез.
“Масловский” хуҗалыгының хезмәт сөючән бу комбайнчысы һәр елда шулай ике урып-җыюда актив катнаша. Иң элек ул районда беренчеләрдән булып “яшел урак”ка керешә, ә инде хуҗалыкта терлек азыгы хәстәрләү кампаниясе тәмамлангач, “Мак-Дон” комбайнына утырып игеннәрне теземнәргә салуга керешә. Хуҗалыкта аны үз эшенең остасы буларак хөрмәтлиләр.
 
–Марат Вәлиев ел әйләнәсе җаваплы эш участогында. Кызу урак өстендә–ул комбайнчы ихтыяҗдан чыгып комбайнын улы Айратка тапшырып, “Джондир” тракторына утыра, пар җирләрен эшкәртергә алына,–ди хуҗалыкның баш белгече Рәҗәп Бикчәнтәев. Әнә быел да ул байтак кына гектарларда күпеллык һәм берьеллык үләннәрне теземнәргә салган. Урып-җыюда да сынатмаячагына шик юк. Үзе эшләячәк комбайнын һәм тракторын инде күптән “энә күзеннән” үткәреп, әзерләп куйган ул.
 
Идрис Аметов. 
 
Автор фотосы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International