Мошенникларны ишектән кертмәгез

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе
Соңгы вакытта караклык, мал-мөлкәт җинаятчелеге киң таралды. Әлеге фактларны ачыклау шактый катлаулы эш. Шуларның иң беренчесе тиз арада полициягә хәбәр итмәүдән тора. Берникадәр вакыт үткәннән соң гына мондыйлар үзләренең алданганлыкларын беләләр. 
 
Күп очракта алдакчыларның матур сөйләү, актерлык осталыгы нәтиҗәсендә ялгыз өлкәннәр алдана. Кагыйдә буенча, мошенник ишеккә шалтыраткач та үзен төрле социаль оешмадан дип таныштыра. Үзенең корбанын ышандыру өчен аңлашылмаган кәгазьләр җәеп сала. Озак итеп исемлектән фамилияләрен эзләгән була.  Бер сүз белән генә әйткәндә, бюрократ эше итеп күрсәтмәкче булалар. 
 
Бүген участок полицияләре өлкәннәр арасында бу турыда профилактик әңгәмәләр үткәрәләр, мисаллар китерәләр. Ләкин шуңа да карамастан, район биләмәләрендә алдашу фактлары дәвам итә. Июль башында Анатыш авылында ике таныш булмаган яшь кеше су счетчигы урнаштырабыз диеп, өлкән яшьтәге хатын өенә килеп керәләр. Берсе хуҗабикәне сөйләштергән арада, икенчесе егерме бер мең акчасын урлый. Тикшерү барышында шунысы ачыклана, май аенда берсе әлеге хатынга массажер сатарга дип кергән вакытта акчасын каян алганын карап калган була. Бәхеткә, тышкы күзәтү камерасы ярдәмендә машина маркасын белеп, акча каракларның кемнәр икәнен ачыклыйлар. Алар тотыла һәм җинаятьләрен танучы күрсәтмәләр бирәләр.
 
Наил Калиев, 
эчке эшләр бүлегенең тикшерү төркеме башлыгы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International