Равил кебекләр яшәтә авылны

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе
Башкалардан артык эшләмим, ким-хур булып яшәмим, дип сүзне кыска тотты әңгәмәдәшем. Сорауларым да җавапсыз калмады.
Равил Галиевның механизаторлык тәҗрибәсе 35 ел. Бәләкәй генә юбилей. Тоткан кыйбласыннан тайпылмыйча үз юлын табып атлый. Тырышлык, эшен сыйфатлы итеп башкару һәм үз алдына куелган максатка ирешергә омтылу сыйфатлары көчле аңарда. Ул аларны үзвакытында хуҗалыкның алдынгы тракторчысы булган әтисе Һидият абзый белән мактаулы савым остасы әнисе Хәтимә ападан сеңдергән. Алар икесе дә тәртипле, хезмәт сөючән затлы нәселдә тәрбияләнгәннәр һәм бу күркәм сыйфатларны балаларына да төшендерә белгәннәр.  Авылдашлары алдында яуланган хөрмәт, абруйның бүгенгәчә буыннан-буынга саклап килүләре нәкъ менә аларның яхшы тәрбиясе нәтиҗәседер. 
 
 
Идрис Аметов.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International