Шомбыт авылында балалар ялларны файдалы уздырганнар

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә генә Шомбыт мәктәбендә балаларның җәйге ялы тәмамланды.
Быел биредә сәламәтләндерү лагерында 50 бала 21 көн дәвамында үз сәламәтлекләрен ныгытканнар. Анда алар күп төрле уеннар, спорт бәйгеләрендә катнашкан. Авыл читендәге инештә балык тоту буенча үзара көч сынашканнар. Район үзәгенең “Дельфин” спорт комплексындагы бассейнда коенып ярышлар үткәргәннәр. Балаларның җәйге ялы күңелле һәм файдалы үткән.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International