Сугыш ветеранына Хәсән Хәеровка 90 яшь тулды

2015 елның 6 июле, дүшәмбе
Район үзәгендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән ага Хәеровка 90 яшь тулды.
10 елга якын фронтта йөреп кайткан ветеранны район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рашат Хәбибуллин белән вакытлыча район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Нурия Шакирова котлады. Алар юбилярга РФ Президенты котлау телеграммасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International