Быелгы Сабантуй мотокросс белән шаккатырды

2015 елның 13 июне, шимбә
Районыбызның Сабан туе бәйрәмен оештыручылар һәр елны бер яңалык белән шаккатыралар.
Быел да шулай булды. Быелгы бәйрәмдә район башлыгы призына “НАИКОМ” ягулык станциясе ярдәме белән мотоциклчылар бәйгесе оештырылды. Сүз уңае, районның баш батырына төп бүләкләрнең берсе–скутерны да шушы оешма әзерләгән иде.
 
Ә бәйгедә 20 гә якын регионнан спортчылар килде һәм алар дүрт группада көч сынаштылар. Араларында ир-йөрәкле бер хатын-кыз, 6 яшьлек бала да  бар иде, хәтта. Алар тамашачы игътибарына искиткеч матур сюрприз-трюклар бүләк иттеләр. Аларның ярышына хозурланып, сокланып тору–нәкъ менә бистәлеләр өлешенә тиде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International