Кояш нурым - сиңа! Халыкара "Дуслык көнендә" халыкны социаль яклау бүлегенең социаль хезмәт күрсәтү белгече һәм психологы аеруча синең җылы карашыңа мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә кунакка килде.

2015 елның 9 июне, сишәмбе

«Кояш нурым ‑ сиңа»

Һәр иртә сызылып таңнар атканда уйга каласың. Бу якты җир йөзендә минем таянырлык, ышанырлык тугры дусларым бармы?! Һич югында, утырып шашканчы көлеп, ирешкән бөеклекләремә бергә уртаклашып сөенүче дусларым, бармы?!

9 июнь – Халыкара “дуслык көне”. Һәм нәкъ менә бүген “Доверие-Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре психолог белән берлектә дусларына “кояш нуры” бүләк итәр өчен дип ашыктык. Аеруча игътибар, сабырлык һәм синең җылы карашыңа мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә кунакка килдек. Балалар белән бергәлектә психолог кляксография буенча арт-терапия үткәреп, рәхәтләнеп буяуларга “пычранып”, матур-матур рәсемнәр ясадык. Социаль хезмәт күрсәтү белгече мавыктыргыч уеннар, табышмаклар биреп бергә җавапларын эзләделәр.

Һәр иртә безгә яңа башлангычлар, яңа үрләр, яңа сөенечләр алып килә. Иртәгә сине ни көтәсен беркем белми бит. Без бүген кояшның бер нурын сиңа бүләк иттең, син дә аларга бүген ярдәм кулыңны суз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International