Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Рафыйк Мөхәммәтшин милли көрәшне үстерүгә саллы өлеш кертә
2015 елның 6 июне, шимбә
Рафыйк Мөхәммәтшин милли көрәшне яратучыларга яхшы таныш. Аның көрәш күзәткәнен, бигрәк тә үз шәкертләре алышканын караганын күргәнегез бармы?
Бөтен җаны-тәне белән шунда келәм уртасында ул, әгәр мөмкин булса чыгып булышып та җибәрер иде кана. Көрәшче каны ургый шул аның тамырларында. Үзе дә 90 елларда мәйдан тоткан көрәшче бит. 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында ике мәртәбә район Сабантуе батыры дигән даны бар. Трой- Урай Сабантуенда биш мәртәбә баш батыр булып калды ул.
Үзең көрәшү бер нәрсә, ә менә остазлык итү, яшьләрне тәрбияләү бөтенләй башка юнәлеш. Нәкъ менә тренер-укытучы буларак районда милли көрәшне үстерүгә саллы өлеш кертә Рафыйк Мөхәммәтшин. “Береговой” совхозында ферма мөдире, управляющий булып эшләгән елларда ук спорт мәктәбенең көрәш түгәрәген җитәкли. Тиздән Трой-Урай малайлары көрәш мәктәпләре белән танылып өлгергән Яңа Арыш, Масловка командаларын “аркаларына сала” башлыйлар. Җиде ел рәттән район беренчелегенә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңү яулыйлар. Илназ Гәрәев исә республика укучылары Спартакиадасында икенче урынны алуга ирешә.
Милли көрәшебезгә җаны-тәне белән бирелгән Рафыйкның уңышларын ул вакыттагы район башлыгы Равил Хәйруллин (хәзер Татарстан милли көрәш федерациясенең башкарма директоры) да күзәтеп торган икән. 2005 елның сентябрендә ул аны районның яшләр җыелма командасы тренеры итеп чакыра. Ә бер елдан Балык бистәсе командасы республика күләмендәге бәйгеләрдә таныла башлый. Питрәчтә узган республика бәйгесендә өченче урынны ала. Ә команданың лидеры Илназ Билалов бу ярышларның чемпионы була. Рамил Гыйзетдинов икенче урында кала.
Әйе, горурланырлык шәкертләре байтак Рафыйк Мөхәммәтшинның. Алар арасында Татарстанның ике тапкыр чемпионы, Россиянең көмеш призеры, яшьләр арасында район Сабантуе батыры Илназ Билалов, Татарстанның беренче Президенты Кубогы ияләре Рисхәт Гәрәев, Дмитрий Фугин, республика ярышлары призерлары Ленар Гәрәев, Рафыйк Мингарипов, Азат Закиров, Илназ Бәдертдинов, Дамир Хәсәнов, Инсаф Мөхәммәтҗанов, Андрей, Александр Фугиннар бар. Тыйнаклык саклап үзе әйтмәсә дә мин беләм бит инде.
Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.
Илгиз Җамалиев.
Фото редакция архивыннан алынды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кичен урыны белән көчле җил 15 - 20 м/с, көтелә.
МКУ
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
СФР
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
СФР
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апрелендә 21 сәгатьтән 28 апрелендә 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз