–Кунакка кайтучы якташларыбыз, башка аралашучылар да еш кына юлларыбыз хакында җылы сүзләр әйтәләр. Бу уңайдан быел кайсы җирлекләрне сөендерү район планына кергән?
–Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, асфальт белән тоташмаган берничә кечкенә авыл гына калып бара. Нигездә, тулы канлы тормыш белән яшәүче, мәктәпле авылларның үзәгенә асфальт юл сузылган. Бүгенге көндә олы җирлекләрдә эчке урам юлларын яхшырту өстендә эшлибез. Узган ел Республика һәм Федераль Программалар нигезендә генә районда 350 миллион сумлык юллар төзелде һәм каты катлам белән түшәлде. Район үзәгендә генә биш урам асфальтланды, җиде урамга каты таш җәелде, биш авыл эчендә юллар төзекләндерелде. Быелгы планнарга килгәндә, Балык Бистәсе поселогы, Югары Тегермәнлек, Котлы Бөкәш, Яңа Арыш, Югары Мәшләк, Олы Елга, Бәтке, Кече Әшнәк авыллары халкын сөендерербез диеп уйлыйм. Авылларга яхшы юллар керү сәбәпле шәһәрдән кайтып йортлар салучылар да ишәя бара.