Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Балык бистәсе муниципаль район Советы каршындагы Яшьләр Парламентының беренче оештыру утырышы булды
2015 елның 6 июне, шимбә
27 май көнне Балык бистәсе муниципаль район Советы каршындагы Яшьләр Парламентының беренче оештыру утырышы булды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов катнашты.
– Бүгенге утырышка районыбызның җәмәгать, мәдәни, спорт тормышында актив катнаша торган яшьләр җыелган. Яшьләрне районның иҗтимагый тормышына тагын да ныграк тарту, аеруча булдыклы, талантлыларын ачыклап, киләчәктә муниципаль һәм дәүләт органнарына эшкә чакыру, депутатлыкка күрсәтү яшьләр парламентының максаты булып тора. Аның эшендә катнашу сезгә социаль-сәяси, икътисадый, хокукый өлкәләрдә белемнәрегезне арттырырга мөмкинлек бирер. Җәмәгать тәртибен саклауда үз өлешегезне кертерсез дип ышанам. Район халкының, яшьләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча тәкъдимнәрегезне район Советы каравына кертү мөмкинлеге дә туачак.
Соңгы елларда районда республикабыз Президенты һәм хөкүмәте ярдәме белән яңа спорт объектлары төзелде. Спорт, мәдәни чаралар еш үткәрелә, төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшли. Болар барысы да яшьләрне тискәре күренешләрдән йолып калырга, көчләрен, сәләтләрен үз мөмкинлекләрен ачарга юнәлтүгә юл ача,–диде ул сәламләү сүзендә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Җәмәгатьчелек яшьләр палатасы Советы әгъзасы Екатерина Согрина районнарда яшьләрнең социаль проблемаларын чишүдә, инициативаларын тормышка ашыруда яшьләр парламентларының өлеше зур булырга тиешлеген ассызыклап үтте. Алар шулай ук яшьләр өчен мөһим булган закон проектлары буенча фикер алышуларда да дискуссион мәйданчык ролен үтәр дип көтелә.
Утырышта район яшьләрен борчыган кайбер мәсьәләләр буенча фикер алышулар булды. Аерым алганда, чараларны мәгълүмати яктырту. Бу җәһәттән, сайт яки контактта “ Балык бистәсе яшьләре” дигән бит ачу турында тәкъдим керде. Спортка, мәгарифкә, экология проблемаларына зур игътибар бирелү белән беррәттән, районның тарихын да онытмаска кирәклегенә басым ясалды. Бу мәсьәлә буенча түгәрәк өстәл оештыру планлаштырылды.
“Форпост” үзәге директоры Евгений Ненастьев җәмәгать тәртибен саклауда яшьләр формированиеләренең эшчәнлеге турында сөйләде.
– Кайберәүләр халык белән хакимият арасындагы үзара элемтәне бик гади принципка кайтарып калдыралар: без проблемаларны куябыз, ә чиновниклар аларны чишү юлларын эзләсеннәр. Әмма бу безнең традицияләргә туры килми. Татарстанда гомуми файдалы эшләрне бергә тупланып башкару гадәте бар. Республика ирешкән уңышлар һәркемнең үз эшен намус белән җиренә җиткереп башкару нәтиҗәсе дә. Без гражданлык җәмгыятендә яшибез. Безнең бурыч- инициатива күрсәтү һәм аны хакимият белән берлектә тормышка ашыру. Менә бу хакимият белән иң нәтиҗәле элемтә. Бергә булсак без таулар күчерергә сәләтле. Республикабыз лидеры Рөстәм Миннеханов әйтмешли: “Без бергә көчле!”–дип мөрәҗәгать итте ул яшьләргә.
Утырышта катнашучылар Балык бистәсе яшьләр Парламенты рәисе итеп Илшат Кәримуллинны сайладылар. Шулай ук даими комиссияләр рәисләре, әгъзалары да сайланды.
Наталья Хәмидуллина,
яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кичен урыны белән көчле җил 15 - 20 м/с, көтелә.
МКУ
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
СФР
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
СФР
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апрелендә 21 сәгатьтән 28 апрелендә 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз