Балык Бистәсендә Халыкара балаларны яклау бәйрәмен “Яшьлек” стадионында үткәрделәр

2015 елның 6 июне, шимбә
Беренче июнь–Халыкара балаларны яклау бәйрәмен “Яшьлек” стадионында үткәрделәр. “Балалар–безнең киләчәгебез” дип исемләнгән иде ул.
Бәйрәмне район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде.  Кунакларны бәйрәм белән котлады һәм балаларның исән-имин үсүләрен теләде. 
 
Балалар өчен бу көн аеруча күңелле. Чөнки теләгән уеннарында катнашып ярыша алалар. Мәйданның бер почмагында район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре театральләштерелгән уеннар оештырдылар. Алардан ерак түгел балалар иҗат үзәге коллективы сабыйларны җырлатты, биетте. Янәшәдәге мәйданчыкта исә  балаларга мольбертта рәсем ясау мөмкинлеге тудырылган иде.
 
Шунда ук теләүчеләр асфальтка рәсем төшерә алды. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре шарга ук белән ату, “Сороконожка” уенында катнашырга чакырдылар. Болардан тыш  батутта сикерә, велосипедта, кечкенә квадрациклда йөреп карый алдылар. Кая гына карама, гөр килеп балалар уеннарда катнашалар.
 
Күңелләре шат, йөзләрендә елмаю аларның. “Мин бу бәйрәмне көтеп алам. Бүген мольбертта җәй күренешен ясадым. Асфальтка җиңү көненә багышлап танк рәсемен төшердем. Сыйныфташларым да килгәннәр. Алар да уеннарда катнаштылар”,–ди бишенче сыйныф укучысы Рания Мөхсинова.
 
Биш-алты яшьлек бер кыз әнисе кулыннан тартып уеннарга ашыктыра. “Тизрәк инде әни, бүләкләр алмыйча калам бит”,–ди ул. Кайсы уенда катнаштың соң әле, дип сорыйм. “Өстәлдә рәсем ясадым. Велосипедта йөрдем, әкият карадым. Асфальтка рәсем ясарга барасы килә”,–дип җавап бирде бакча баласы Айгөл Хамматова. 
 
Конкурсларда җиңүчеләр билгеләнеп, бүләкләр тапшырылганнан соң, бәйрәм дискотекасы оештырылды. 
 
Гөлназ Зарипова.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International