Бәхетле балачак күңелле үтсен!

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
   Җәй - озак көтеп алынган, күәелле, бәхетле балачак вакыты!
   Матур, ямьле җәйләр башлану белән барлык балалар ялга чыктылар. Бу матур көннәрне тагын да күңелле үткәрү өчен Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре районыбыз яшьләрен "Бәхетле балачак" мәйданына җыйды. Сихри бәйрәмебезгә әкият геройлары да килде: Карлсон, Клоун, Смешариклар, Тигр һәм төсле попугай. Балалар белән бергә алар да мавыктыргыч уеннарда катнаштылар, түгәрәк буйлап җыйрлар җырладылар, биеделәр.
          ГИБДД хезмәткәре Руслан Хаматвалеев балаларга җәй вакытында ниләр белән мавыгырга һәм инде юлда йөрү кагыйдәләрен бозмау очраклары турында сөйләде.
           Волонтерлар "Игътибар, җәй!" дип исемләнгән буклетлар тараттылар. Уеннарда катнашучы һәрбер бала да бүген, спонсорларыбыз тарафыннар алынган матур-матур уенчыкларга ия булды.
           Бәйрәм азагында, Балалар иҗат үзәге хезмәткәре Рамиль Имамов күңелле бию - флэш-моб үткәрде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International