Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре гаилә бәйрәме үткәрделәр
2015 елның 30 мае, шимбә
Кунакка илле елдан артык бергә парлы гомер кичергән тыл ветераннары килгән иде.
Кичәне педагог Ольга Рагимова алып барды. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина барысын да гаилә көне белән котлады, имин тормыш теләде. Бүлектә эшләүче хезмәткәрләрнең балалары ветераннар хөрмәтенә шигырьләр сөйләп, җырлар башкардылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әлфия Мостафина һәм белгеч Рузалия Нагимова да кунакларга изге теләкләрен җиткерделәр. Аннан, Рузалия Нагимова ветераннарыбыздан озак еллар тату, дус яшәүнең серләре белән кызыксына башлагач, зал ихласлыкка күмелде.
–Бер-береңне яратып, мәхәббәт учагын сүндермәсәң, озак, тыныч яши аласың. Без тормыш авырлыкларын татып яшәдек. Ашарга ризык, кияргә кием булмады. Шул чорларны без бергә уздырдык. Менә 56 ел бергә гомер кичерәбез,–ди Саимә Динмөхәммәтова. “Әйе, дөрес сөйли ул”,–дип сүзгә кушылды тормыш иптәше Нуретдин абый.
–Дүрт бала үстердек без. Хәзерге көндә җиде оныгыбыз, алты оныкчыгыбыз бар. Бәйрәмнәрдә бергә җыелып, күңелле итеп үткәрәбез. Балаларны яратып, киңәшләр биреп, матди яктан да булышып яшәргә кирәк,–ди Нина һәм Владимир Жабровлар. Фәрвәз белән Габделбәр Галиуллиннар да яшьләргә үз киңәшләрен җиткерделәр. “Без эштән курыкмадык. Шулай да урак уру, көлтә бәйләү иң читен эшләрнең берсе булды. Авырлыкларга бирешмәдек без, Аллага шөкер 57 ел бергә гомер кичердек”,–ди алар.
Республика Профсоюзлар берлеге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Республика күләм “Балалар рәсеме” конкурсы игълан иткән булган. Анда безнең районыбыз балалары да актив катнашкан. Әлеге кичәдә җиңүче балаларны Балык Бистәсе башлык урынбасары Рафик Гадеев һәм спонсор Руслан Дормидонтов дипломнар белән бүләкләделәр. Һәр катнашучыга да рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәмнән балалар да, өлкәннәр дә канәгать калды. Соңыннан бергә җыелып истәлеккә фотога төштеләр.
Гөлназ Зарипова.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кичен урыны белән көчле җил 15 - 20 м/с, көтелә.
МКУ
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
СФР
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
СФР
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апрелендә 21 сәгатьтән 28 апрелендә 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз