Президент идеясына кушылып- Балык Бистәсендә табигатьтә ял урыннары төзелә

2015 елның 30 мае, шимбә

Татарстан Президенты башлангычында 2015 ел - парклар һәм скверлар елы буларак игьлан ителде.

Бу уңайдан Балык Бистәсендә өч шундый табигать урыны булдырылачак.

Сабантуй урынындагысы тәзелә башлады да инде. Тагын берсе Кама яры янәшәсендә торгызылачак. Илбашыбыз башлангычына кушылган хәлдә шәхси эшмәкәрләр арасында да бу эшкә алынучылар бар. Шундыйларның берсе Илдар Сафин Һәм Римма Мамаковалар гаиләсе.

Нинди планнар белән бу эшкә алынганнар, хәзерге вакытта ниләр майтаралар, киләчәккә планнары нидән гыйбарәт- болар хакында газетабызның киләсе санында таныша алырсыз.

Вазыйх Фатыйхов.

 

 

 

 

 

 

Автор фотолары. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International