Бикчурайда ике кеше батып үлгән

2015 елның 30 мае, шимбә

Кичә Биккчурайда фаҗига булган.

Коену сезоны башланмады әле. Ә суда батып үлүчеләргә исәп ачылды инде.

21 май көнне 18.30 сәгать тирәсендә Бикчурай Чаллысы авылы инешендә 1946 һәм 1965 елгы ике ир-егет батып үлделәр. Алар балыкны аракы эчә-эчә каптырганнар булса кирәк.  Балыкчыларның өлкәнрәге кармак салганда әллә таеп, әллә тигезлеген саклый алмыйча елгага егылып төшә. Икенчесе аны коткарам дип суга чума.

Илгиз Җамалиев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International