Тәмәке сине сындырганчы, син аны сындыр!

2015 елның 29 мае, җомга
                                                           Тәмәке сине сындырганчы, син аны сындыр!
 
              Нәкъ менә шундый лозунг белән эш көннәрен башлады балыкбистәлеләр.
              29 май иртәсен халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре балалар һәм яшьүсмерләр "Форпост" үзәге белән берлектә тәмәке тартуга каршы көрәш игълан иттеләр.
              Бүген иртәнге 7дән башлап, үтеп китүче һәрбер автомобиль йөртүчене туктатып тәмәке тартулары-тартмаулары турында кызыксындык. Бу акциягә әзерләнгән вакытта тәмәке тартучы халыкның саны бихисап булыр дигән уйлар тынгы бирмәде. Ә баксаң әгәр, аның белән шөгыльләнүче яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә аз булуы ачыкланды!
               Ә инде моны гадәткә кертеп, аның белән кулланучыларга бүген үз тәмәкеләрен уртага сындырып безнең белән тәмле кәнфиткә алыштыруларын тәкъдим иттек! Әлбәттә, алар бик теләп риза булдылар!
                Мондый акцияләр күбрәк һәм ешрак булуларын теләп калдык!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International