Быел 13 нче сентябрьдә-бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы җирлегендә ТР лидерын һәм җирле үзидарә органнарында вәкәләтле депутатларны сайлау булачак.
Бу көннәрдә Республика җәмәгатьчелеге олы ихтирам һәм хөрмәт белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына Рөстәм Нургали улы Миңнехановны тәкъдим итә. Бу уңайдан, балыкбистәлеләр дә республикабыз лидеры Рөстәм әфәндегә бик рәхмәтле калалардыр дип уйлыйк. Ни әйтсәк тә, соңгы вакытлардагы районыбыздагы колачлы үзгәрешләр аның хуплауында тормышка ашырылган дәүләти проектлар.
