Яшьләргә ышаныч баглыйлар

2015 елның 23 мае, шимбә
«Солтан» агрофирмасы игенчеләре язгы кыр эшләрен унышлы дәвам итәләр. Быел биредә язгы чәчүне 3500 гектарда башкарачаклар һәм чәчү инде ахырына якынлашып килә. 
 
Азык-төлек базарында сорау зур булган бәрәңге, көнбагыш,  рапс культуралары мәйданын да узган елдагыдан арттырачаклар. Хуҗалык җитәкчеләре кыр эшләрендә яшьләргә зур ышаныч баглый. Туфрак әзерләүдә яшь механизаторлар Алмаз Фәттахов белән Илнур Зиннәтов зур өлгерлек күрсәтәләр. Алар үзләрен уңай яктан танытырга өлгерделәр инде, ышынычлы, матур гәмәлләре белән аклыйлар. 
 
Идрис Аметов.
 
Автор фотосы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International