Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Өлкәннәр балга дегет төшерми
2015 елның 23 мае, шимбә
Быелгы “Өченче буын” пенсионерларның 5 нче республика спартакиадасының район этабы бәйгесе Бөек Җиңү еллыгына багышланды. Бәйгедә район үзәге һәм авыл җирлекләреннән 100 гә якын өлкән спортчы катнашты.
“Дельфин” спорт комплексында әлеге ярышта катнашучыларны район һәм пенсия фонды җитәкчеләре тәбрикләде. Алдан игълан ителгәнчә, ярышта катнашучылар биш спорт төре буенча ярыштылар. Бигрәк тә шунысы игътибарга лаек, кайберәүләр инде күптәннән лаеклы ялда булсалар да күңел төшенкелегенә бирелмичә, елдан-ел активлаша гына баралар. Бу уңайдан Район үзәгендә дистә елга якын Нина Мусина җитәкчелегендә эшләре “Сәламәт бул” клубының эшчәнлеген зур соклану хисләре белән телгә алырга мөмкин.
Әлеге бәйгедә дә алар актив катнаштылар һәм күбесе призлы урыннар яуладылар. Алдагы еллардан үзгә буларак быелгы бәйге аеруча зур оешканлык белән үтүе ягыннан истә калды. Балык бистәсе, Шумково, Олы Елга, Котлы Бөкәш, Трой Урай, Анатыш, Уракча, Бәтке авыл җирлекләреннән һәр спорт төре буенча катнашучылар ишле булды. Җиңел атлетикадан, мәсәлән, хатын-кызлар 200, ир-атлар 400 метрга йөгерде. Йөзү буенча хатын-кызлар 25, ир-атлар 50 метрлы арада көч сынаштылар. Хатын –кызлар арасында бу спорт төрләре буенча Шумково авыл җирлеге делегациясе зур өстенлеккә иреште. Җиңел атлетика буенча Мөслимә Гайсина, ә йөзүдә Сәлимә Закирова беренчелекне алдылар. Бу спорт төрләре буенча ир-атлар арасында Балык бистәсеннән Идрис Аметовка тиңнәр табылмады.
Бәйгенең шахмат өстәл теннисы һәм мылтыктан ату төрләре буенча ярыш киеренке шартларда узды.Хатын-кызлар арасында Балык бистәсеннән Валентина Решитилова, Валентина Гурьянчева һәм Анатыштан Әлфия Нәгимуллина җиңү яуладылар. Ир-ат шахматчылар арасында беренче урынга ике җиңүче – Югары Тегермәнлектән Илдус Ханов белән Урахчыдан Виктор Никитин танылдылар. Өстәл теннисында Рифкат Галеев, мылтыктан атуда Котлы Бөкәштән Минзөфәр Галеев беренчелекне алдылар. Җиңүчеләргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рашат Хәбибуллин белән пенсионерлар союзы оешмасының район бүлеге рәисе Анотолий Автаномов дипломнар тапшырдылар, бәйгедә катнашучыларга бүләкләр өләштеләр.
Әхмәт Хәмидуллин.
Идрис Аметов фотолары.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кичен урыны белән көчле җил 15 - 20 м/с, көтелә.
МКУ
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
СФР
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
СФР
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апрелендә 21 сәгатьтән 28 апрелендә 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз