Үзәк китапханәдә якташ язучыбыз Вакыйф Нуруллинның юбилей кичәсе үтте

2015 елның 23 мае, шимбә

Кичә үзәк китапханәдә якташ язучыбыз “Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” Вакыйф Нуруллинның 80 яшьлек юбилей кичәсен үткәрделәр. 

Күңелле концерт программасы оештырганнар иде. Юбилярны котларга район мәктәпләреннән татар теле белгечләре, татар теле һәм әдәбият укытучылары, китапханә мөдирләре, аның китапларын яратып укучылар җыелды.

“Бу – иң кадерле, күңелдә калырлык кичәләрнең берсе булды. Сез гади, ачык. Күңелегездә ни бар шуны сөйлисез. Очрашуда кеше булырмы икән, дип куркып кына килгән идем. Халык белән тулы залны күргәч, бик сөендем. Рәхмәт сезгә”,–диде язучы.

Язмабызны газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.

Гөлназ Зарипова.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фотога Вазыйх Фатыйхов  төшереп алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International