20 май Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Николаевич Кирилов өчен аеруча дулкынландыргыч, чөнки бүген аның туган көне.
Алексей Николавич Шумбут мәктәбендә тәүге белем ала. Оста куллы була ул. Гомере буе матур урындыклар, өстәлләр һәм башка өй кирәк-ярагы ясый. Тормыш иптәше белән 59 ел бергә гомер кичерәләр. 1 кыз һәм 1 улларын тәрбияләп үстерәләр. Инде бүген оныкларына сөенеп яши алар, ә барысы бергә алар 4.
Үзенең туган көнендә Алексей Николаевич бераз авырып китте һәм төрле яктан уңайлыклары булган Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм катнашучылары өчен дип әзерләнгән бүлмәдә дәва ала. Профессиональ табиблар һәм шәфкать туташлары карамагында.
Алексей Николавичны Россия Федерациясе президенты В.В. Путин һәм районыбыз башлагы И.Г. Валеев исеменнән тәбрикләү өчен халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина һәм районыбыз үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Китаев килделәр. Килгән кунаклар Алексей Николаевичка озын гомер, саулык-сәламәтлек теләп бүләкләрен тапшырдылар.