Чишмә башым - гаиләм

2015 елның 15 мае, җомга

15 май көнне халыкны социаль яклау бүлеге бинасында халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм булып узды.

Беренчеләрдән булып матур гаилә бәйрәме белән ихлас котлау сүзләрен халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина җиткерде.

Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында бер-берсен яратып, хөрмәт итеп 50 елдан артык яшәүче парлар, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган балалар рәсем бәйгесендә катнашучы һәм җиңүчеләр. Шулай ук үзләренең соклану һәм котлау сүзләрен ГХАТ һәм шәһәр җирлеге вәкилләре дә җиткергә ашыкты.

Яшь буын вәкилләре өлкәннәргә бүләк итеп матур җырлар һәм шигырьләр сөйләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International