Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Ветераннарыбызга булган олы ихтирам хисләре озын гомерле, дәвамлы булырга бик хаклы
2015 елның 8 мае, җомга
Бөек Җиңү язы. 70 яз, 70 майны олы горурлыкта, бөек хәтердә каршылый халкым.
Онтылырлыкмы соң? Сугыш ачысы һәр гаиләгә тигән, халкымның асыл ул-кызлары Ватан киләчәге хакына яу кырында концлагерьларда мәңгелеккә күзләрен йомганнар, батырлыклары белән тарих битләренә күчкәннәр.
Бу җәһәттән, Балык Бистәсе җирлегеннән сугышка 12 меңнән артык кеше киткән, шуларның 4 меңгә якыны туган җиребезгә исән-имин кайтканнар. Районыбыз 9 Советлар Союзы Герое биргән. Герой исеменә лаек Барый Шәвәлиев белән горурланырга тулы хакыбыз бар. Аллага шөкер, без ветераннарыбыз, Геройларыбыз хакында бер Җиңү көнендә генә искә алмыйбыз. Изге эшләребез дәвамлы, эзлекле, елдан-ел куәтлерәк алып барыла. Бу республикабыз лидеры Рөстәм Миннехановның кешелекле гамәли таләбе. Ул әлеге буын кешеләренә ветераннарына кадер-хөрмәтнең һәрдаим булырга тиешлегенә апрель азагында узган республикабыз ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасында да ассызыклап узды. Бу җәһәттән шунысын да билгеләп үттек, Рәстәм Нургали улы катнашкан әлеге чарада районыбыздан сугыш ветераны Гайнетдин Хөснетдин улы Мусин да катнашты.
-Республика күләмендәге бу чарада катнашуым белән нык горурланам. Республика, район җтиәкчелеге ветераннарны һәрвакыт игътибар үзәгендә тоталар. Сугышта катнашканнарның урыны почетта бүген. Безгә кагылышлы күпме дәүләт һәм республикакүләм Программалар эшли. Бик канәгатьмен тормышымнан,- ди ул...
Әйе, районыбызда 469 сугыш ветераны һәм тол хатыннары махсус Программа нигезендә тораклы, фатирлы булдылар. Тагын тугызы чират көтәләр.
Яу кырында вафат булган исән-сау кайтып инде бакыйга күчкән ветераннарыбызны, тылда хезмәт куючыларны мәңгеләштерү максатыннан да аз эшләнми районда. Музейлар ачыла, ачылганнары яңартыла, киңәя, тулыландырыла. Соңгы вакытта гына 61 һәйкәл –обелиск яңартылган. Май башында Котлы Бөкәш мәктәбендә сугышта катнашкан укучылар истәлегенә яңа һәйкәл сафка басты. 6 нчы майда Югары Тегермәнле мәктәбендә берьюлы ике тарихи тантана узды: сугыштан дан һәм хезмәт музее гел өр-яңадан җиһазланып яңа урынга күчерелде, шул ук көнне Барый Шәвәлиевка яңа бюст куелды. Бүген Масловка авылында чыгымнары берничә миллионнар белән исәпләнгән мемориаль комплекс хәер-фатихалы булачак. Район үзәгендә тыл батырлары өчен һәйкәл-стеланы ачу тантанасы узачак. Соңгысын күбрәк сугыш елларында хезмәт куйган якташларыбызга булган олы хөрмәт билгесе буларак кабул итәргә кирәктер.
-Тыл ветераннарына махсус районкүләм һәйкәл ачу безнең өчен олы бүләк. Ни әйтсәк тә, сугыш еллары тылдагылар өчен икенче фронт булды. Без дә олы геройлык үрнәкләре күрсәттек, Җиңү көнен якынайту өчен ачлы-туклы булсак та көнне-төнгә ялгап эшләдек. Сугыш ветераннары кебек тыл ветераннары да олы хөрмәткә лаек дип саныйм мин,-ди тыл ветераны Фәрваз апа Галиуллина.
Бу көннәрдә районыбызның һәр ноктасы, җирлеге, һәркемнең йөрәге Җиңү хисенә уралган. Авылларда, мәктәпләрдә, коллективларда узган чараларның күләм-масштабы моның тагын бер ачык дәлиле булып тора. Сүз дә юк, ветераннарыбызга булган олы ихтирам хисләре озын гомерле, дәвамлы булырга бик хаклы.
Вазыйх Фатыйхов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кичен урыны белән көчле җил 15 - 20 м/с, көтелә.
МКУ
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
СФР
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
СФР
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апрелендә 21 сәгатьтән 28 апрелендә 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз