Котлы Бөкәш мәктәбендә үзенчәлекле һәйкәл ачтылар

2015 елның 8 мае, җомга

Бәйрәм алды көннәрендә Котлы Бөкәш мәктәбендә әлеге мәктәптән Бөек Ватан сугышына киткән укытучылар һәм укучылар истәлегенә һәйкәл ачылды.

Әлеге тантанага район башлыгы Илһам Валеев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Фахретдинов һәм башка бик күп кунаклар килгән иде. Исемлекне барлау максатында мәктәп коллективы берничә ел дәвамында зур эзләнүләр алып барган. Барысы 103 укытучы һәм укучының исемлеген булдырган алар.Әлеге һәйкәлне торгызуда дистәләгән спонсорлар үз өлешләрен керткәннәр. Хәер, болар  хакында тулырак язмабыз белән газетабызның киләсе санында таныша алырсыз.

Вазыйх Фатыйхов.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International