Күптән түгел Лаеш шәһәрендә Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең “Сәламәтлек-2015” Спартакиадасы кысаларында сайлап алу ярышлары булды. Анда Биектау,Югары Ослан, Лаеш, Питрәч,Балык бистәсе үзәк болницалары коллективлары көч сынашты.
Медицина хезмәткәрләре спортның алты төре буенча иң көчлеләрне ачыкладылар. Югары Тегермәнлек участок табибы Идрис Галиев шахматта беренче урынны алды. Район үзәк болницасы инфекционисты Ринат Гинятуллин, поликлиннка шәфкать туташы Эльвира Мозохина өстәл теннисы ярышларында иң җитез булуларын күрсәттеләр. Аркан тартышуда да безнең хатын-кызлар, ир-егетләр командаларына тиңнәр булмады. Катнаш йөзү эстафетасында балыкбистәлеләр беренчелекне бирмәде. Ир-егетләр командалары эстафетада- икенче, волейболда өченче урыннарны алдылар.
Гомуми команда исәбендә дә безнең коллектив җиңүче булды. Бу уңышта район үзәк болницасының баш табибы Мансур Китаевның, команда капитаны Булат Әминовның, тренер Дамир Ризаевның өлеше күләмле. Алар командага ярышларга әзерләнүдә барлык шартларны тудырыга тырыштылар. Көндәлек күнегүләр, бердәмлек рухы үз җимешен бирде.Без- беренче! Хәзер команда 21-22 май көннәрендә Казанда узачак финал ярышларына әзерләнә.
Владислав Мандрейкин,
Район үзәк болницасының профсоюз комитеты рәисе.



