Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев балыкбистәлеләрне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады

2015 елның 8 мае, җомга
Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев балыкбистәлеләрне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады. 
Аның котлау юлламасында: «Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да көтеп алган бәйрәмебез белән ихлас күңелдән котлыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык, иминлек телим. Күңелләрегездә һәр вакыт яз булсын, яңа туган көнгә рухланып, шатланып аяк басыгыз. Һәр көн сезгә сәләмәтлек һәм бәхетләр алып килсен!»–дигән юллар бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International