Берләштерелгән утырыштан өстәмә куркынычсызлык чаралары билгеләнде

2015 елның 8 мае, җомга

6 май көнне район хакимиятенең актлар залында  Балык бистәсе муниципаль районының террорга каршы көрәш һәм хокук тәртибе бозуларны профилактикалау буенча комиссияләрнең берләштерелгән утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов алып барды.

Көн тәртибенә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларга әзерлек һәм аларны уздыру вакытында террористик актларны кисәтү, җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү, дини экстремизм күренешләрен профилактикалау кебек мөһим мәсьәләләр куелган иде.  Бу юнәлештә алып барыла торган эшчәнлекләре турында район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Ренат Мөхәммәтҗанов, оператив эш буенча урынбасары Раил Галимов докладлары тыңланды.

Бәйрәм көннәрендә иҗтимагый-сәяси хәлне бозуларга юл куймау, мөмкин булган террористик күренешләрне  кисәтү максатыннан, район эчке эшләр бүлеге,янгын часте,аеруча мөһим объект җитәкчеләренә 9 майга кадәр өстәмә куркынычсызлык чаралары күрү бурычы куелды. Аерым алганда Бөек Ватан сугышы хөрмәтенә куелган обелиск,памятникларның сакланышын тәэмин итүгә басым ясалды.

Утырышта шулай ук “Җәмәгать тәртибен саклауда граҗданнарның катнашуы турында”гы Федераль законның район оешмалары арасында тормышка ашырылуы хакында җитди сөйләшү булды. Кызганычка каршы, кайбер оешма коллективлары ирекле халык дружиналары оештыруга бармак аша карыйлар, дежурлыкка чыгу графикларын өзәләр икән.

Яшьләрне җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр хәрәкәтенә тарту, сәламәт яшәү рәвешен, патриотизмны тәрбияләү юнәлешендә дә конкрет карарлар кабул ителде.

 Утырыш эшендә район прокуроры Руслан  Шакирҗанов катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International